Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 1 августтан 6751/6753 Казан – Ульяновск һәм 6749 Казан - Борындык шәһәр яны поездларына Студенцы тукталышлары кертелде. Буа станциясеннән Цильна станциясенә кадәр участокта поезд үзгәртелгән расписание буенча барачак.
2 августтан Суыксу тукталышында 6752/6754 Ульяновск – Казан һәм 6750 Борындык – Казан шәһәр яны поездларына тукталыш кертелә. Поезд Борындык станциясеннән Килдураза станциясенә кадәр үзгәртелгән расписание буенча барачак.
Шулай ук өстәмә тукталыш кертелү сәбәпле, 1 августтан 6755 нче Казан – Борындык шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк. Буа станциясенә кадәр поезд гамәлдәге расписание буенча бара, аннан соң Буа 09.52-09.53, Студенцы 10.06 – 10.07, Боерганы 10.08-10.09. Борындыкка 10.23 сәгатьтә киләләр.
Борындык – Казан 6756 нчы Поезд Борындык станциясеннән 16.37 сәгатьтә китә. Аннары Боерганнар-16.49-16.50, Студенцы – 16.52 – 16.53, Буа – 17.04-17.07, Лощи – 17.18 – 17.19, Черки-Кильдуразы-17.26-17.27, Кильдуразы-17.35-17.36. Аннары поезд гамәлдәге расписание буенча бара.