Горький магистрале хезмәткәрләре 2025 елның 1 августыннан 3 августына кадәр Казанда Тимер юлчылар көненә багышланган бәйрәм чаралары оештыралар.
Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы вакытында тимер юлчыларның батырлыгы турында сөйләүче «Җиңү юллары» нәфис фильмын бушлай күрсәтәчәкләр. Сеанслар «Парк Хаус» (Ямашев пр., 46 йорт) һәм «Республика» (Петербург ур., 9 йорт) кинотеатрларында планлаштырылган. 1 августта күрсәтүләр 18:30 да, 2 һәм 3 августта – 14:00 дә башлана.
Юдино станциясе 3 августны бәйрәм итү үзәге булачак. Бәйрәм чаралары 10:00 сәгатьтә башлана. Программада: тимер юлчыларны хөрмәтләү, фотозона, фудкорт, балалар өчен интерактив-күңел ачу программасы, барабанчылар шоуы һәм утлы-төтенле шоу.
Казан шәһәренең балалар тимер юлы барысын да 3 августта балалар өчен күңел ачу-анимация программасына чакыра. Яшь тимер юлчылар барлык теләүчеләр белән Молодежная – Зөбәрҗәт маршруты буенча китәчәк. Бу көнне барлык пассажирлар өчен юл йөрү - бушлай.
Моннан тыш, 3 августта Казан тимер юл вокзалында «ФПК» АҖ һәм студент отрядлары сугышчылары флешмобы узачак. Вокзал яны мәйданында акциядә катнашучылар пассажирлар белән бергә «илне берләштерүче Поезд – асфальтта ясалган иң озын поезд»ясый. Чара Казанда 11:00 сәгатьтә башлана. Вокзал яны мәйданында җыем.