Татарстан Республикасында оешмаларда эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатларында, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ел саен эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивале үткәрелә.
Татарстан Рәисе фикеренчә, фестивальгә әзерлек эре һәм урта компанияләрнең эшче коллективларында уңай мохит тудыра. «Кешеләр бергә эшләп кенә калмыйлар, бергә ял итәләр, үз коллективлары мәнфәгатьләрен яклыйлар. Бу бик яхшы форма. Зур предприятиеләрнең яшьләр белән эшләү өчен тиешле структуралары булырга тиеш. Монда төп көч – безнең профсоюзлар. Яшьләр аралаша торган мәйданчыклар булдыру бик мөһим», – дип билгеләп үтте элегрәк Рөстәм Миңнеханов.
Быел зона турлары, фестивальнең финалы һәм гала-концерты октябрь - ноябрь айларында Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләрендә узачак.
Катнашуга республика учреждениеләре, предприятиеләре, оешмаларының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге вәкилләре чакырыла.
Тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга була. Катнашу өчен 2025 елның 6 октябренә кадәр Фестиваль сайтында гариза бирергә кирәк.