Казаннан 6 августта Геленджикка авиарейслар ачыла

2025 елның 29 июле, сишәмбе

6 августта Red Wings авиакомпаниясе Кара диңгез ярындагы популяр курортка – Геленджикка рейслар башкаруга керешә. Шәһәр пляжлары, тау пейзажлары һәм алга киткән туристлык инфраструктурасы белән билгеле. Авиакомпания рейсларны һәр чәршәмбе график буенча башкарырга планлаштыра:

- Казаннан 09:25 сәгатьтә очып китү һәм Геленджикка 13:10 сәгатьтә килеп җитү;

- Геленджиктан 14:10да очып китү, Казанда 17:35тә утыру.

Очыш вакыты якынча өч сәгать ярым тәшкил итәчәк. Геленджикта вакыт мәскәүнеке белән туры килә. Рейслар илебезнең Sukhoi Superjet 100 һава судноларында башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International