Бүген «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ «ТР Флоты» акционерлык җәмгыятенә ике яңа "Метеор-2020" пассажир судносын тапшырды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих, «ТР Флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры Александр Филиппов һ. б. катнашты.
"Узган ел республикага ике «Метеор-2020» тизйөрешле пассажир судносы тапшырылды һәм бүген шулай ук «ГТЛК» АҖ ярдәме белән безнең Яшел Үзән заводы тагын шундый ике судно тапшыра. Бу тиз йөрешле флот, ул безнең гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Алар безнең республика маршрутларында эшләячәк. Әлбәттә, «ГТЛК» АҖ компаниясенә һәм Яшел Үзән заводына әлеге судноларның төзелешен вакытында тәмамлаган өчен зур рәхмәт белдерәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Видеоэлемтә аша тантанада «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Вячеслав Подоксик чыгыш ясады. "Су асты канатларында ике тизйөрешле пассажир судносы заказчыга тапшыруга тулысынча әзер. Тиешле сынаулар комплексы уңышлы төгәлләнде, «Россия квалификация җәмгыяте» ФАУның барлык рөхсәт документлары алынды. Судно эксплуатациягә әзер", - дип хәбәр итте Подоксик.
"ГТЛК" АҖ генераль директоры Евгений Дитрих үзенең чыгышында җәмәгать транспортын яңартуның гаять зур темплар белән баруын билгеләп үтте: "Соңгы елларда 280нән артык автобус тапшырылды һәм бүген алар Казан, Чаллы маршрутларында эшли. Быел безнең шулай ук 90 автобусны яңарту бурычы бар. Ел ахырына кадәр бу бурычны да үтәрбез дип уйлыйм. Сезгә, Рөстәм Нургалиевич, республикада сәнәгатьнең ничек үсүенә, халыкның яңа транспорттан файдалану мөмкинлегенә даими игътибар биргәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Су флоты яңартыла, бу, әлбәттә, республика халкына һәм бирегә ял итәргә килгән кунакларга зур яхшылык, өстенлек һәм бүләк».
Шуннан Евгений Дитрих «Татарстан Республикасы флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалинга судноларның классификациясе турында таныклык тапшырды.