Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча шәһәр яны тимер юл транспортында 3 млн 300 меңгә якын пассажир җибәрелгән. 2024 ел белән чагыштырганда арту 3% тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда шәһәр яны тимер юллары маршрут челтәре 135 маршрутка кадәр арттырылды, шул исәптән Казан – Кукмара – Казан, Чаллы – Бөгелмә – Туймазы – Кандра, Казан – Йошкар-Ола – Казан һәм башка маршрутлар буенча.
Белешмә: Татарстан Республикасында тимер юл транспорты Горький һәм Куйбышев тимер юллары – «Россия тимер юллары» ААҖ филиаллары һәм республика территориясендә шәһәр яны тимер юллары ташу операторы - «Содружество» АҖ эшчәнлеге белән тәкъдим ителгән.
Татарстан буенча тимер юл линияләре озынлыгы 1 889 км тәшкил итә, шул исәптән 379,7 км электрлаштырылган линияләр.