Казан – Мәскәү өстәмә поездлары җәйге чорда Горький тимер юлларына билгеләнгән

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Җәйге сезонда Горький тимер юлында ихтыяҗ арту чорына аерым даталарда 273/274 номерлы Казан-Мәскәү поездларының өстәмә рейслары билгеләнгән.

"Без даими рәвештә төрле юнәлешләрдә пассажирлар агымын өйрәнәбез. Җәйге сезон җитү белән ихтыяҗ гадәттәгечә арта. Татарстан башкаласы белән Мәскәү арасында йөрүче составлар Горький магистралендә иң популярларның берсе», - дип билгеләп үтте Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский.

Әйтик, Татарстан башкаласыннан өстәмә состав 26 июньдә, 10 һәм 20 июльдә, 3 һәм 21 августта 16:30 сәгатьтә китәчәк, икенче көнне Мәскәүгә 05:30 сәгатьтә киләчәк. Кире юнәлештә поезд Россия башкаласыннан 27 июньдә, 11 һәм 21 июльдә, 4 һәм 22 августта 16:15 сәгатьтә китәчәк, киләсе тәүлеккә Казанга 05:05 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Юлда Яшел Үзән, Канаш, Сергач, Арзамас 2, Муром станцияләрендә тукталышлар каралган.

Моннан тыш, шәһәрләр арасында 1/2 номерлы «Премиум» һәм 23/24 номерлы «ике катлы состав» фирма поездлары, ел әйләнәсендәге 147/148 һәм 149/150 номерлы поездлар йөрүен дәвам итә. Аерым даталар буенча 271/272 номерлы ике катлы поезд китә.

Билгеләп үтик, 2025 елның гыйнвар-май айларында бу юнәлештә 300 меңгә якын пассажир ташылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International