Татарстан Республикасында быел урам-юл челтәрен ремонтлауга 35 млрд сум бүлеп бирелгән, шул ук вакытта күрсәтелгән эшләр кысаларында якынча 20 млрд сум өстәмә рәвештә Татарстан Рәисе карары белән бүлеп бирелгән.
Республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә барлыгы 1 329 км җирле юл норматив хәлгә китереләчәк. Шул исәптән, торак пунктларда гомуми озынлыгы 580 км дан артык булган юл эшләрен башкару, Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә гомуми озынлыгы 748,5 км булган юл-урам челтәрен капиталь ремонтлау планлаштырыла.
Юл чаралары район үзәкләрендә генә түгел, авылларда да үтәләчәк. Эшләр асфальт-бетон өслек белән һәм күчеш тибындагы өслек белән башкарылачак. Мәсәлән, Буа районының Черки-Гришино авылында Мәктәп урамы, Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында Татарстан урамы, Саба районының Сабабаш авылында яр буе урамы ремонтланачак.
Моннан тыш, юл эшләренең төп программасы кысаларында агымдагы елда җирле әһәмияттәге юлларда төзелеш һәм реконструкция (30,3 км), бакча ширкәтләренә керү юлларын (17,68 км), фермер хуҗалыкларына һәм терлекчелек комплексларына керү юлларын (7,1 км), гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр керү юлларын ремонтлау буенча юл эшләре башкарылачак (2,4 км).
Исегезгә төшерәбез, 2014 елдан 2024 елга кадәр каралган акчалар хисабына республиканың торак пунктларында гомуми озынлыгы 5 436,2 км башкарлыган, ә 2025 елда 1329 км артык юл эшләре башкарылачак.
Белешмә: 2025 елның 1 гыйнварына җирле әһәмияттәге автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 25 676,9 км тәшкил итә, шул исәптән 12 164,3 км – асфальт – бетон белән капланган, 1 350,67 км – вак таш белән капланган һәм 7 545,5 км-грунт белән капланган.