Россия көнен бәйрәм итү чорында шәһәр яны поездларының йөрүе турында

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Бәйрәм көннәрендә пассажирлар агымы арту сәбәпле, 12 июньдә өстәмә иртәнге поезд билгеләнә: Казан – Йошкар-Ола поезды Казан станциясеннән 06.46 сәгатьтә китә, Йошкар-Олага 09.55 сәгатьтә килә.

«Содружество» ППКның калган поездлары гамәлдәге расписание буенча йөриячәк, ял көннәрен күчерүне исәпкә алмыйча.

Моннан тыш, пассажирларга уңайлы булсын өчен 10 июньнән 17 июньгә кадәр аерым көннәрдә Казаннан Ижауга, Түбән Новгородка, Сосновкага, Йошкар-Олага һәм кире юнәлештә, шулай ук Ижау – Түбән Кама – Ижауга шәһәр яны поездлары составы арттырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International