Горький тимер юлы быел Казаннан Анапага беренче балалар поездын җибәрде

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

583 нче Казан – Анапа балалар поезды Горький тимер юлында 2025 елда беренче рейска киткән. Анда Татарстан Республикасыннан 500дән артык бала пассажир булды. Якындагы берничә атнаны алар Кара диңгез яр буе курортларында үткәрәчәк.

Горький филиалы төзегән поезд составында экологик чиста бәдрәф комплекслары, кондиционерлар, гаджетларны зарядкалау өчен розеткалар һәм башкалар белән җиһазландырылган заманча вагоннар барачак. Юлда балалар белән махсус өйрәтү узган поезд бригадалары хезмәткәрләре эшләячәк.

Поезд китәр алдыннан, Казан-1 тимер юл вокзалында балалар җырлары яңгырады, балаларның күңелен аниматорлар күтәрде. Поезд пассажирларына истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырылды.

2025 елда Горький тимер юлы полигоны буенча оештырылган балалар төркемнәре составында барлыгы 40 меңгә якын бала йөртү планлаштырыла, бу 2023 елга караганда 15% ка күбрәк. 

Ташуларны тәэмин итү өчен 16 махсус "балалар" поезды оештырылган. Шулардан 9 рейс – Казан – Анапа – Казан һәм 7 рейс – Казан-Мәскәү-Казан булып тора. Әлеге ташуларны башкару өчен «ФПК» АҖнең Горький филиалы поездларының соңгы елларда төзелгән вагоннарыннан 2 составы формалаштырылган.

Поездлар хәрәкәтенә даими диспетчерлык контроле алып барыла, һәр поезд составына балаларны тукландыруны оештыру өчен вагон-рестораннар кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International