Бүген республиканың күп кенә муниципаль берәмлекләрендә татар милли бәйрәме Сабантуйны билгеләп үттеләр. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Теләче районында Министрлыкка беркетелгән Сабантуйда катнашты.
Чараны ачу вакытында ТР транспорт министры халыкны, кунакларны үз исеменнән һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм белән котлады. "Без ата-бабаларыбыздан беләбез, бары тик армый-талмый хезмәт белән генә мул уңышка ирешеп була һәм алга таба үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Безнең заманда борын-борыннан шулай булды һәм актуаль иде. Сабантуйны бәйрәм итеп, без барыннан да элек республиканың һәм илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче игенчеләргә һәм авыл хезмәтчәннәренә зур ихтирамыбызны белдерәбез. Быелгы Сабантуй иң уңай эмоцияләр бүләк итсен, иҗади хезмәтебезгә һәм бердәмлегебезгә яңа көч бирсен!",- диелгән юлламада.