Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш сәфәре белән Түбән Новгородта.
Министр Горький инновацион үсеш үзәгендә узган «Яранск – Котельнич тимер юл линиясе проекты» комплекслы квалификация эшен яклау чарасында катнашты. Чарада шулай ук Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский, император Александр I исемендәге Петербург дәүләт элемтә юллары университеты (ПГУПС) ректоры Олег Валинский, проектның фәнни җитәкчесе, ПГУПСның уку эше буенча беренче проректоры Петр Рыбин, ПГУПС студентлары һәм башкалар катнашты.
Университетны тәмамлаган 7 укучы үз проектларын күрсәтте. Булачак тимер юлчылар күперләр, станцияләр һәм әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен кирәк булган башка инфраструктураны оптималь төзү вариантларын эшләделәр.
Иң кулай проект киләсе елда ук гамәлгә ашыру планына кертелергә мөмкин, дип ассызыклады Олег Валинский.
Киров өлкәсенең Яранск һәм Котельнич-1 станцияләре арасында тимер юл инфраструктурасының гамәлдәге аермасы («Россия тимер юллары» ААҖ хисаплары буенча 130 км чамасы) тимер юл транспортында субъектара йөк һәм пассажирлар ташуны, шулай ук «Төньяк - Көньяк» һәм «Көнбатыш – Көнчыгыш» Халыкара транспорт коридорлары буенча йөк ташуны үстерүдә тоткарлаучы фактор булып тора.
Шулай ук Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эш сәфәре кысаларында җәмәгать транспорты өчен кече һәм урта класслы автобуслар сатып алу буенча ГАЗ компаниясе төркеме җитәкчелеге белән очрашты.
Түбән Новгородка визиты дәвамында министр «ЦЕМРОС» АҖ җитәкчелеге белән цемент-бетон юллар төзү өчен махсус цемент һәм комплекслы минераль өстәмәләр китерү мәсьәләләре буенча очрашу да уздырды.