Бөреле - Коркачык аралыгында ремонт эшләре бару сәбәпле, 5 июньнән 31 июльгә кадәр шәһәр яны поездларының расписаниесе үзгәрәчәк. Гамәлдәге график белән аерма ике минуттан алып сәгать ярымга кадәр тәшкил итәчәк.
5 июньнән 30 июльгә кадәр: № 6373 Ижау-Кизнер.
6 июньнән 31 июльгә кадәр:
- №6322 Идел-Казан;
- №6372 Кизнер-Ижау;
- №6353 Казан-Канаш;
- № 6401 Шәмәрдән-Казан;
- №6402 Казан-Бөреле;
- №6403 Арча-Казан;
- №6420 Казан-Нократ Аланы;
- № 6421 Сосновка-Казан;
- № 6423 Кизнер-Казан;
- №6469 Арча-Албаба;
- №6924 Казан-Кизнер;
- №6934 Кизнер-Ижау;
- № 6511/6512 Ижау-Яңауыл;
- № 6531 Красноуфимск-Чернушка;
- №6521 Чернушка-Яңауыл;
- № 6519/6520 Яңавыл – Ижау.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны "Россия тимер юллары пассажирларга" мобиль кушымтасыннан, 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе) алырга мөмкин.