Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында «Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге» иҗтимагый оешмасының ХХХ хисап-сайлау конференциясе узды.
Конференция эшендә һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе Юрий Данилов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Лилия Сафиуллина, автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәр берлеге рәисе Владимир Ломакин, Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре Федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, шәһәр башкарма комитетының транспорт Комитеты рәисе Алексей Сидоров, шулай ук предприятие һәм оешма җитәкчеләре, профком рәисләре, республика профсоюз комитеты әгъзалары һәм әгъзалыкка кандидатлар, республика профсоюз комитетының яшьләр советы әгъзалары, Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Утырышта профсоюзның 2020-2025 еллардагы төп эшчәнлек юнәлешләре буенча эшенә йомгак ясалды һәм профсоюзның җитәкче органнары чираттагы биш елга сайланды. Профсоюзның республика комитеты эше канәгатьләнерлек дип табылды.
Күпчелек тавыш белән профсоюзның республика комитеты рәисе итеп яңадан Юрий Данилов сайланды. Тармакның беренчел профсоюз оешмалары вәкилләрен турыдан-туры делегацияләү ысулы белән автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты составы яңартылды.
Утырыш иң яхшы профсоюз активистларын бүләкләү белән тәмамланды.