Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык тәмамлана. Икеайлык барышында юл буйларын, ясалма корылмаларны, авиация һәм тимер юл тармагы предприятиеләренең янәшәдәге территорияләрен җыештыру чаралары оештырылды.
Акция башланганнан бирле төбәк һәм федераль әһәмияттәге автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 7 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары җыеп алынды. Көн саен санитар чистартуда 600дән артык кеше һәм 200 берәмлек махсус техника катнашты.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ мәгълүматы буенча, калдыкларны рөхсәтсез урнаштыруны ачыклау өлешендә контроль чаралар үткәрү буенча башкарылган эш нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының бүленгән полосаларының һәм юл буе полосаларының санитар-экологик торышын тикшерүнең 97 акты төзелгән.
Куйбышев тимер юлының Идел-Кама регионы буенча «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы чикләрендә тимер юлга бүлеп бирелгән полосаларны һәм җитештерү участокларының янәшәдәге территорияләрен чистарттылар. 1 апрельдән башлап бу эшкә 700 дән артык кеше җәлеп ителде. Җыелган территориянең мәйданы 41 мең квадрат метрдан артып китте, 234 кубометр каты коммуналь калдыклар утильләштерүгә тапшырылды, 49 агач утыртылды.
Горький тимер юлы Казан территориаль идарәсе полигонындагы бүлекчәләрнең территорияләрен чистартуны һәм төзекләндерүне оештырды. Чараларда 900 дән артык кеше катнашты. Тимер юлга бүлеп бирелгән полосаның җыелган территориясенең гомуми мәйданы 746 мең кв. метрдан артык тәшкил иткән, полигоннарга 60 кубометрдан артык каты коммуналь калдыклар чыгарылган, 400 дән артык агач утыртылган.
Бүгенгә территорияләрне тиешле санитар-экологик хәлгә китерү буенча барлык чаралар да үтәлгән. Федераль һәм төбәк юлларының юл буе полосаларын, шулай ук тимер юл вокзалларын тиешле хәлгә китерү эшләре агымдагы карап тоту кысаларында дәвам итәчәк.