Казанда 1 һәм 2 августта тимер юлчылар көне уңаеннан чаралар узачак

2026 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Юдино станциясе 1 августны бәйрәм итү үзәге булачак. Программага тимер юлчыларны хөрмәтләү, балалар өчен интерактив-күңел ачу чарасы, акробатик шоу, скрипкалар шоуы, видеоспинер һәм фудкорт-зона керә. Башлана 10:00.

Моннан тыш, 1 августта Казан шәһәренең Балалар тимер юлы яшь пассажирлар өчен күңел ачу анимацион программасы әзерләде. Чара кунаклары Молодежная-Зөбәрҗәт маршруты буенча китәчәк.  Бу көнне барлык пассажирлар өчен юл йөрү - бушлай.

2 августта 14:00 сәгатьтә Казан станциясенең вокзал яны мәйданында тимер юлчылар көненә багышланган концерт була. Чарага керү барлык теләүчеләр өчен дә ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International