Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында коррупциягә каршы таләпләрне, тыюларны һәм чикләүләрне үтәү мәсьәләләре буенча семинар узды. Оештыручы - Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Артур Исмәгыйлев катнашты.
Семинарда коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә бурычлар үтәүне, чикләүләрне һәм тыюларны үтәүне, керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне тулы һәм дөрес тапшырмауга бәйле хокук бозуларны, чит ил кыйммәтле кәгазьләренә ия булуны тыюны бозуларны, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау (җайга салу) буенча чаралар күрмәүне анализлау йомгаклары яңгырады. Анализ өчен мәгълүматлар «Посейдон» коррупциягә каршы көрәш дәүләт мәгълүмат системасы аша алынды.