Фәрит Хәнифов Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты. Чарада диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы (Росморречфлот) җитәкчесе Андрей Тарасенко, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Йылмаз Угур һәм башкалар катнашты. Очрашу Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Очрашу барышында Төркия делегациясе төзелеш, шул исәптән суднолар төзү, текстиль, авыл хуҗалыгы продукциясе сату өлкәсендәге үз проектларын тәкъдир итте. Моннан тыш, яклар РФ һәм Төркия Республикасының диңгез һәм елга университетлары студентлары арасында тәҗрибә алмашу проектын оештыру турында сөйләштеләр. Аерым алганда, яклар алдагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

KazanForum-2025 кысаларында Фәрит Хәнифов шулай ук БДБ илләренең координацион транспорт киңәшмәсе башкарма комитеты рәисе Геннадий Бессонов белән очрашу үткәрде, аның барышында Татарстанның БДБ илләре белән логистиканы, сервисларны үстерү өлешендә хезмәттәшлеге турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International