Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Катарские авиалинии» компанияләр төркеменең аэрополитика һәм көйләү бүлеге җитәкчесе белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» да KazanForum-2025 кысаларында узды.
Чарада ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Казан» Халыкара аэропортының коммерция директоры Андрей Лопатин катнашты.
Очрашуда «Казан» аэропорты, аерым алганда, һава аланы гамәлгә ашыра торган халыкара юнәлешләр турында сөйләштеләр. Яклар Татарстан белән Катар арасында пассажирлар ташу өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Qatar Airways Company — Qatar Airways буларак эш итүче - штаб-фатиры илнең башкаласы Доха шәһәрендә урнашкан Катарның милли авиакомпаниясе. Компания дөньяда иң яхшы авиаташучыларның берсе санала һәм Катарның рәсми ташучысы булып тора. 170 пункт буенча рейслар башкара, аларның барысы да халыкара.