Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар дәүләтенең Иганәләр һәм Ислам эшләре министры Ганем Әл Ганим белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Ганем Әл Ганим Казанга «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу өчен килде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия белән Катар арасындагы мөнәсәбәтләр сәүдә-икътисадый, мәдәни-гуманитар һәм фәнни-техник өлкәләрдә үсә бара. "Катар-Россиянең Якын Көнчыгыштагы мөһим һәм ышанычлы партнеры", - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан ислам дөньясы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән багланышларга зур әһәмият бирә. ИХО белән тыгыз хезмәттәшлектә «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшли, аны Рөстәм Миңнеханов 2014 елдан Россия Президенты йөкләмәсе буенча җитәкли. Ислам дөньясы илләренең мәдәният министрларының 13 конференциясе карары буенча Казанга 2026 елгы Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелде. "Катар вәкилләре әлеге вакыйга кысаларында уздырылачак чараларда катнашырлар дип ышанам", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов министрга.
Ганем Әл ганим җылы кабул итүләре һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. "Киләчәктә дә безнең дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк. Бүген без мөселман мәгарифе өлкәсендә актив хезмәттәшлек итәбез. Шулай ук без туризмны үстерүгә омтылабыз. Мин борынгы Болгар шәһәрендә булдым, бу уникаль урын», - диде министр.
Моннан тыш, Ганем Әл ганим хәләл, инвестицияләр, ислам банкингы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте.