Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисадый форумын уздыру сәбәпле, 14 майдан 16 майга кадәр Казан – Аэропорт – Казан шәһәр яны поездларының хәрәкәт графигы үзгәрәчәк.
Күрсәтелгән чорда Зөя станциясеннән Аэропорт станциясенә һәм Аэропорт станциясеннән Волжск станциясенә Казан станциясе буенча гына барып җитәргә мөмкин булачак.
Шәһәр яны поездлары йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча алырга мөмкин.