Казаннан Вьетнамга туры рейслар оча башлады

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Red Wings авиакомпаниясе Татарстаннан Вьетнамга беренче туры рейсын башкарды. Самолет Габдулла Тукай исемендәге "Казан" Халыкара аэропортыннан очып киткән һәм инде Камрань аэропортына, Нячанг шәһәренә төшкән.

Россия самолетын авиация традициясе буенча су аркасы белән каршы алдылар. Пассажирларны Вьетнамның мәдәният, спорт һәм туризм департаменты вәкилләре каршы алды. Алар пассажирларга чәчәкләр һәм сувенирлар тапшырдылар, тантана музыка һәм милли биюләр белән үрелеп барды.

Яңа чартер очышы авиакомпаниянең маршрут челтәрен киңәйтәчәк һәм пассажирларга турыдан-туры Татарстаннан курортка барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Юл вакыты 9 сәгать тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International