300дән артык транспорт чарасы кунакларны KazanForum га йөртәчәк

2025 елның 13 мае, сишәмбе

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисадый форумы вакытында чарада катнашучыларны транспорт белән тәэмин итү оештырылды. Форумны уздыру чорында кунакларны йөртү өчен 40 берәмлек автобус, 45 берәмлек микроавтобус һәм 220 берәмлек җиңел автомобиль җәлеп ителәчәк. 

Шулай ук транспорт чараларын идентификацияләү һәм транспорт чаралары йөрү маршрутларын навигацион билгеләү максатларында файдаланылган автобуслар һәм микроавтобуслар аккредитация үткәргечләре һәм билгеләнгән үрнәктәге аншлаглар белән җиһазландырылачак. Аерым алганда, чараның рәсми транспорт чараларын идентификацияләү һәм аны популярлаштыру максатыннан барлык транспорт чаралары брендланган.

Моннан тыш, «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе 14 майдан 16 майга кадәр Казан - Аэропорт - Казан өстәмә шәһәр яны поездларын билгели. Казан станциясеннән поездлар 08.40, 09.52, 11.02, 13.10, 14.45, 17.35, 20.35 китә. Аэропорт станциясеннән кире юнәлештә поездлар 09.16, 10.22, 12.33, 14.13, 15.15, 19.48, 21.15 китә.

Исегезгә төшерәбез, бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI Халыкара икътисадый форумы старт алды, чара 2025 елның 18 маенда тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International