«Россия – Ислам дөньясы» форумын уздыруга бәйле рәвештә Казан – Аэропорт – Казан өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

13-18 май көннәрендә Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы узачак. Шуңа бәйле рәвештә 14 майдан 16 майга кадәр Казан – Аэропорт – Казан маршрутында өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә.

Казан станциясеннән поездлар 08.40, 09.52, 11.02, 13.10, 14.45, 17.35, 20.35 китә.

Аэропорт станциясеннән кире юнәлештә поездлар 09.16, 10.22, 12.33, 14.13, 15.15, 19.48, 21.15 китә. 

Өстәмә поездлар арадаш тукталышларсыз йөриячәк.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International