Транспорт Министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашты

2025 елның 26 апреле, шимбә

Бүген Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында массакүләм агач утырту бара.

Бу истәлекле чарада катнашучыларның барысы да һәлак булган сугыш геройлары истәлегенә чыршы һәм нарат үсентеләре утырталар. 

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы хезмәткәрләре дә акциядә катнаштылар һәм Лаеш районының Пиголи авылы янында агачлар утырттылар.

Исегезгә төшерәбез, 2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ватанны саклаучылар турындагы истәлек Россиянең барлык гаиләләрен берләштерә һәм аларны теләсә нинди кыенлыклар алдында җиңелмәс итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International