Бүген Казанда Идел буйлап пассажир навигациясен ачу тантанасы узды

2025 елның 25 апреле, җомга

Бүген Казанның елга портында пассажир навигациясен ачу тантанасы булды. Чарада ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, «ТР Флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Мария Захватова, Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт Комитеты рәисе Алексей Сидоров, «ВГУВТ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ Казан филиалы директоры Ильяс Сәлахов, Министрлыклар һәм комитетлар вәкилләре, шулай ук кунаклар һәм башкала халкы катнашты.

Мария Захватова хәбәр иткәнчә, пассажирлар йөртү 11 социаль әһәмиятле маршрут буенча башкарылачак. Барлыыгы 16 судно файдаланылачак. "Барлык суднолар да яхшы техник хәлдә. Җәйге навигациягә әзерлекне ике компания – «ТР Флоты» АҖ һәм «Яр Чаллы руда булмаган материаллар җитештерү берләшмәсе» үткәрде. Казан елга портыннан һәм Чистайдан барлык шәһәр яны маршрутларын «ТР Флоты» АҖ башкарачак, – дип сөйләде ул.

Беренче рейс иртәгә, 26 апрельдә 07:30 сәгатьтә Казан елга портыннан Югары Осланга керү белән Печищи маршруты буенча китәчәк. Чистайдан иртәнге 7дә теплоход Кызыл Ярга китә. Яр Чаллыда Навигация 30 апрельдә 06:10 сәгатьтә Яр Чаллы – Соколки маршруты буенча ачылачак.

"Юл йөрү бәясе уртача 5% ка артты, ул элеккеге дәрәҗәдә диярлек калды", - дип ассызыклады Мария Захватова. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, даими рейсларда суднолар саны арткан – узган ел 12 берәмлек җәлеп ителгән.

«ТР Флоты» компаниясе генераль директоры Роман Лизалин өстәп әйткәнчә, узган ел булган барлык юнәлешләр дә калачак. Моннан тыш, өстәмә коммерция маршрутлары кертелә, шул исәптән төбәкара маршрутлар да.

"Моның өчен «Павел Миронов» круиз судносын кертергә планлаштырабыз. Ул күп еллар эксплуатацияләнмәгән. Без аны модернизацияләү буенча зур эш башкардык. Быел ул төрле төбәкара юнәлешләр буенча – Идел, Кама, Агыйдел, Ока елгалары буйлап круиз туристик маршрутлар башкарыр дип планлаштырабыз. Бу бүген туризмда кирәкле юнәлешләр", - дип хәбәр итте ул.

Роман Лизалин билгеләп үткәнчә, быел компания экскурсия сәяхәтләре өчен эчке юнәлештә эшкә җигеләчәк тагын бер тизйөрешле судно эшләтеп җибәрәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International