Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында «Яшәүче картасы» программасының функционалы һәм Татарстан Республикасы халкына ташламалы юл йөрү өчен түләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. Анда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Горюнова, «Социаль Карта» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Дорофеев, «Содружество» АҖ ППК, Татарстан Республикасы хезмәт Министрлыгы, Татарстан Республикасы цифрлар Министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасында ташламалы юл йөрүне цифрлы интеграцияләү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, шул исәптән тимер юлның шәһәр яны юнәлешендә дә. Катнашучылар бу эшне ТР территориясендә башкарырга карар кылдылар.