Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Александр Рогожник белән очрашуда әйтте. Очрашуда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Лилия Сафиуллина катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан дустанә Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Беларусь Республикасы белән багланышларны киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли. Ул билгеләп үткәнчә, ике дәүләт башлыклары да регионнар дәрәҗәсендә элемтәләрне үстерүгә актив ярдәм итәләр.
"Беларусь Республикасы Президенты Александр Григорьевич Лукашенконың "Киләчәк Уеннары" халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында һәм, әлбәттә инде, БРИКС саммитында катнашу өчен Татарстанга узган елгы визитлары безнең өчен зур мәртәбә булды", - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Беларусьны үзара файдалы хезмәттәшлекнең бай тарихы берләштерә. Беларусь - республиканың әйдәп баручы сәүдә партнерларының берсе. Эшлекле һәм туристик элемтәләрне үстерүгә Казан - Минск маршруты буенча даими авиарейслар ярдәм итә.
"Без тармакларның иң киң спектры буенча хезмәттәшлек итәбез. Нефть химиясендә, машина төзелешендә, АПКда, урман хуҗалыгында, транспортта, медицинада, югары технологияләрдә, экологиядә, төзелештә, җиңел сәнәгатьтә һәм башка өлкәләрдә. Без күп еллар "Белнефтехим", "Минск трактор заводы", "Гомсельмаш", "АМКОДОР", "Минск автомобиль заводы" кебек компанияләр белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез", - диде Татарстан Рәисе.
Александр Рогожник үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан Беларусьның Россия регионнары арасында төп икътисадый партнерларының берсе булып тора, берничә уртак проект гамәлгә ашырыла, кооперацион элемтәләрне үстерүгә аерым игътибар бирелә. Илче шулай ук Татарстан җитәкчелегенә Беларусь белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.