Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә транспорт инфраструктурасы объектларын брендлау буенча эш башкарылды. Бу эшне тимер юл, елга вокзалларында, аэропортларда башкарганнар.
«Казан» Халыкара аэропортында мәгълүмат мониторларында аэропорт терминалларында баннерлар урнаштырылган. Шулай ук аэропортта киң форматлы экраннарда 28 апрельдән 11 майга кадәр Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган видеоконтентны трансляцияләү планлаштырыла. Моннан тыш, аэровокзал комплексында һәм «Казан» аэропортының перрон автобуслары салоннарында 2 майдан 11 майга кадәр сугыш еллары җырларын аудиотрансляцияләү планлаштырыла. Шул исәптән, 1 нче терминалда Казан авиация заводы белән берлектә Бөек Ватан сугышына багышланган «Җиңүнең Казан канатлары» фотокүргәзмәсе урнаштырылган. Күргәзмә 1 нче терминалның гомуми зонасында урнашкан һәм аны ел дәвамында тәүлек буе карап була.
Казан-1, Казан-2, Яшел Үзән, «Компрессорный» СПУ, Юдино-1, Юдино-2, Зөя, Буа, Шәмәрдән, Агерҗе тимер юл вокзалларында шулай ук Җиңү көненә стильләштерү үткәрелде. Аерым алганда, Ерак юнәлешләрдә хәрәкәт итүче составларны да брендлаштырдылар.
"ТР Флоты" шулай ук бәйрәмгә әзерлек эшләрен башкарды - дебаркадерларда, судноларда, Казанда Елга порты бинасы фасадында 9 майга банерлар урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, ТР муниципаль берәмлекләрендә шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә җәмәгать транспортын масштаблы брендлау буенча эшләр башкарылды. Хәрәкәт составын рәсмиләштерү метрода, автобусларда, троллейбусларда, трамвайларда һәм җәмәгать транспорты тукталышларында үтәлгән.