Горький тимер юлы 2025 елның гыйнварында 367 мең тоннага якын йөк эшкәрткән, шул исәптән 58 мең тоннасы Тихорецкая терминалында.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, магистраль терминалларында комплекслы транспорт хезмәте күрсәтелә: йөкләрнең киң номенклатурасын төяү һәм бушату, аларны ябык складларда һәм ачык мәйданчыкларда саклау, йөкләрне автомобиль транспорты белән китерү, ташу документларын рәсмиләштерү, вагоннарны чистарту/юу хезмәтләре.
Йөк җибәрүчеләр һәм йөк алучылар белән үзара мөнәсәбәтләрнең «цифрлы моделе» эшкә актив кертелә. Магистраль клиентының «шәхси кабинет»та һәм «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында терминал-склад комплексы хезмәтләреннән дистанцион файдалану мөмкинлеге бар.
Клиентларга уңайлы булсын өчен махсус сервислар эшләнгән, шул исәптән «Цм-Экспедитор» (оптималь логистик схемалар төзи), «мастер погрузки» (йөкне төяп беркетергә булыша, шулай ук аны урнаштыруның дөреслеген тикшерә) һәм «ЦМ-авто» (автомобильләр ташыганда терминал хезмәтләренең тулы комплексын күрсәтү).