Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Министр Федераль юл агентлыгында (Росавтодор) Россия Федерациясе субъектларының юл эшләре программаларын карау буенча киңәшмәдә катнашты.
Сәфәр барышында Фәрит Хәнифов шулай ук Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары Александр Пошивай белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасының транспорт инфраструктурасы, шул исәптән елга транспорты мәсьәләләре турында фикер алыштылар.