Мәскәү һәм Санкт-Петербургка ерак арага йөрүче поездлар белән пассажирларны җибәрү 2025 елның гыйнварында Горький тимер юлында уңай динамика саклый.
Казаннан Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка бу чорда 61,7 мең кеше күчерелгән. Бу узган ел саннары белән туры килә. Шул исәптән, Татарстан башкаласыннан Мәскәүгә 56 мең пассажир җибәрелгән, Санкт-Петербургка – 5,7 мең кеше (+18,4%).
Исегезгә төшерәбез, 133/134 номерлы «Идел буе» фирма поезды составы Казан – Санкт-Петербургка яңа пассажир вагоннары белән тулыланды. Аларда климат-контроль системалары, шулай ук душ һәм экологик чиста санитария бүлмәләре бар. Һәр урын розеткалар, мобиль җайланмаларны зарядкалау өчен USB-разъемнар, яктырткычлар һәм Брайль шрифты белән такталар белән җиһазландырылган.
Моннан тыш, вагоннарда чүп – чарны аерым җыю өчен контейнерлар һәм пурифаерлар-суны чистарту, кайнату һәм суыту өчен махсус приборлар урнаштырылган.
Юл йөрү документларын тимер юл вокзаллары кассаларында, «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында «Пассажирларга» бүлегендә, шулай ук «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасы аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Юл йөрү документларын рәсмиләштерү кагыйдәләре һәм поездлар хәрәкәте турында тулырак мәгълүматны «Россия тимер юллары» ААҖ клиентларга ярдәм үзәгендә 8-800-775-00-00 телефоны буенча (Россиянең барлык регионнарыннан бушлай шалтырату), шулай ук «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтында белергә мөмкин.