Киңәшмәне ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үткәрде. Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директорының беренче урынбасары Әнәс Адыев, Идел буе транспорт прокуратурасының транспорт прокуроры Фәрит Фатуллаев, Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе буенча баш инженеры урынбасары Евгений Ананьин һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы тимер юл кичүләрендә фото - һәм видеофиксация камералары урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.