Горький тимер юлы 2025 елда Бөреле - Коркачык участогында юлларны яңартачак

2025 елның 7 феврале, җомга

Горький тимер юллары хезмәткәрләре 2025 елда 280 км чамасы тимер юл өслегенә капиталь ремонт ясаячак. Моннан тыш, 127 стрелкалы күчерү алыштырылачак. Тимер юлчылар шпал рәшәткәләрен алыштыру һәм балластны тирәнтен чистарту эшләрен башкарачаклар. Шулай ук тоташмый торган юл салыначак. 

Татарстан Республикасы территориясендә Бөреле-Коркачык участогында юл капиталь ремонтланачак. 

Юл ремонтлау кампаниясе тимер юлларда пассажирлар йөртүнең һәм багаж ташуның югары дәрәҗәдәге иминлеген тәэмин итүгә, саклауга һәм поездлар хәрәкәтенең тизлеген арттыруга юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, юл ремонтлау кампаниясе барышында Горький магистралендә 2024 елда 174 км га якын «бәрхет» юл салынган. Аеруча зур эшләр Түбән Новгород, Владимир һәм Киров өлкәләрендә, Татарстанда һәм Удмуртиядә башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International