Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов беркетелгән районга эшлекле сәфәр кылды. Иске Җөри авылында ул гражданнар җыенында катнашты. Чарада шулай ук Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин һәм башкалар катнашты.
Җыелышта Иске Җөри авыл җирлегенең 2024 елгы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде. Шулай ук җирлектә яшәүчеләрне борчыган сораулар да каралды, аларга нигезле җаваплар бирелде. Чара авыл җирлегенең актив эшчеләрен бүләкләү белән тәмамланды.
Районга визит ясау кысаларында Фәрит Хәнифов тыл ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды, аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде.