Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстанда шәһәр җир өсте электр транспортын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Киңәшмәне ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үткәрде. Чарада «УКХ «Белкоммунмаш» ААҖ генераль директоры Тарас Мурог, «Татдортрансинвест» АҖ генераль директоры Айрат Гайфетдинов, ТР ИПП ДБУ директоры Олег Григорьев, «МТЗ-Татарстан Сәүдә-җитештерү компаниясе», «РариТЭК Холдинг» АҖ, «Сетевая компания» АҖ вәкилләре катнашты. Видеоконференцэлемтә аша Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре администрацияләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә трамвай хәрәкәтен үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, хәрәкәт итүче составларны капиталь ремонтлау, трамвай идарәләренең арбаларын ремонтлау һәм газ генератор җайланмасы белән автоном йөрешле трамвайлардан файдалану мәсьәләләре каралды.

Киңәшмә йомгаклары буенча күрсәтелгән муниципаль берәмлекләргә хәрәкәт итүче составның норматив сроклары (яшь принцибы һәм модельләр буенча), трамвай юлларының, контакт линияләренең һәм тарту подстанцияләренең торышы буенча белешмә мәгълүмат тупларга әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International