Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш визиты белән Әлмәт районында. Ведомство башлыгы Әлмәт шәһәре администрациясе бинасында киңәшмә үткәрде, анда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәм юл-транспорт тармагы вәкилләре катнашты.
Чара барышында Фәрит Хәнифов районда юл инфраструктурасы торышына кагылышлы кайбер актуаль темаларны яңгыратты. Ул билгеләп үткәнчә, юл челтәренең дөрес эшләве гражданнарның хәрәкәт иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итүдә төп фактор булып тора. Министр игътибарны бөтен ил буенча юл челтәрен яхшыртуга юнәлдерелгән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга юнәлтте.
Шулай ук Фәрит Хәнифов җирле әһәмияттәге юлларда йөк машиналары өчен тыю билгеләре куярга кирәклеген билгеләп үтте һәм мондый чаралар юл өслегенә зыян китермәскә һәм җиңел автомобильләр хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, дип өстәде.
Аерым алганда, халыкка транспорт хезмәте күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды. Бүгенге көндә муниципаль берәмлектә 14 авыл маршрутында (Татарстан Республикасы тарафыннан субсидияләнә) һәм 8 муниципальара маршрутта пассажирлар йөртәләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елда юл-транспорт комплексының үсеш дәрәҗәсен арттыру максатларында җәмәгать транспортын яңарту проекты кысаларында, аны гамәлгә ашыру чыгымнарын финанс белән тәэмин итү чыганагы булып махсус казначылык кредитлары торган, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән Татарстан Республикасының 12 муниципаль берәмлегенә транспорт хезмәте күрсәтү өчен 119 автобус сатып алынган. Әлеге программа буенча 2023 елда Әлмәт муниципаль районы өчен НЕФАЗ маркалы 9 автобус сатып алынган.
Эш сәфәре кысаларында Фәрит Хәнифов шулай ук «Нефтьче» мәдәният йортында узган «ТАГРАС» холдингы хезмәт коллективлары конференциясендә катнашты. Эшлекле программа башланыр алдыннан чарада катнашучылар өчен җитештерү казанышлары күргәзмәсе оештырылды. Мисал өчен, 2024 елда «Алексеевск - Әлмәт» түләүле автомобиль юлын төзеп бетергән «Татнефтедор» җәмгыяте 145 км озынлыктагы трассаның 18 км озынлыгында автомобиль магистральләрен төзү һәм ремонтлау процессын күрсәтте. «ТАГРАС» җәмгыяте стендларында нефть-газ тармагы предприятиеләре өчен яңа продукция һәм хезмәт күрсәтү стендларын тәкъдим иттеләр, яңа масштаблы проектлар турында сөйләделәр.
Фәрит Хәнифов «ТАГРАС» җитәкчелегенә һәм коллективларына эшнең югары нәтиҗәләре һәм холдингның республика үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Конференция 2024 елда җитештерү эшчәнлегенең югары нәтиҗәлелеген күрсәткән дивизион коллективларын бүләкләү белән тәмамланды.