Бүген Теләче авылында Теләче авыл җирлегенең гражданнар җыены узды. Анда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Лилия Сафиуллина һәм башкалар катнашты.
Мәдәният йорты фойесында волонтерлар һәм авыл халкы эшенә багышланган, сугышчыларга ярдәм итү, шулай ук Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы турында сөйләүче тематик күргәзмә оештырылды. Хисап доклады белән Айрат Фәтхуллин чыгыш ясады. Утырышта муниципаль берәмлекнең 2024 елдагы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде.