Фәрит Хәнифов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында Министр Фәрит Хәнифов журналистлар белән очрашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы 2025 елга планнар һәм бурычлар турында сөйләде.

"Россиядә кайдадыр яңа милли проектларны паспортлаштыру тәмамланды, ә кайдадыр тәмамлана. Татарстан бу эштә актив катнаша. Финанс, хезмәт һәм техник ресурслар куелган бурычларга җавап бирә", - диде Фәрит Хәнифов.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның узган биш елында төбәк юлларының норматив халәттәге өлеше 46% тан 51% ка кадәр артты. Быел республикада төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының норматив торышының кимендә 52,2% ирешергә кирәк. «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 2030 елга бу күрсәткеч 60% ка кадәр күтәрелергә тиеш.

"Татарстан агломерацияләрендә юл төзелеше буенча максатчан күрсәткечләргә алданрак ирештеләр. Эре агломерацияләрдә норматив хәлдәге юллар торган саен күбрәк барлыкка килде. Максатчан күрсәткечкә ирешелгән, әмма аны тотып калырга кирәк. Юл тузган, ремонт таләп итә", - дип ассызыклады министр.

Аерым алганда, республикада юл-төзелеш эшләре исәбенә агломерацияләр автомобиль юлларының һәм Россиянең терәк челтәренә керүче төбәк юлларының норматив торышының кимендә 85% саклап калырга кирәк.

Шулай ук министр билгеләп үткәнчә, быел җәмәгать транспорты, халыкның транспорт мобильлеге юнәлешендә аерым басым ясалачак. Бу төбәкара ташулар, тимер юл ташулары, елга ташулары: «Жәмәгать транспорты мәсьәләләрендә без интенсив, нокталы эшләячәкбез. Бу мәсьәләләргә муниципалитетлар белән бергә стратегик яктан якын киләчәкбез». 

Очрашу азагында министр журналистларга Министрлык эшчәнлеген яктыртулары өчен рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International