Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Мәскәүдә эшлекле очрашулар үткәрде.
Россия Федерациясе диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Константин Анисимов белән очрашуда яклар 2025 елгы җәйге навигациягә әзерлек, Россия Федерациясенең эчке су юллары буенча ташуларны үстерү һәм причалларны категорияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Фәрит Хәнифов Мәскәүгә визиты дәвамында Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков белән очрашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр арасында - Татарстан Республикасы территориясендә юлларны үстерү.
Шулай ук һава транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Наталья Андрианова белән сөйләшү булды, анда «Бигеш» Халыкара аэропортын реконструкцияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.