«Казан» аэропорты 2024 елда 5 млн 300 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәткән

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты узган елгы рекордлы нәтиҗәне яхшыртты, 2024 елда 5 369 мең пассажирга хезмәт күрсәтте. Чагыштыру өчен, 2023 елда 5 168 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

Иң популяр эчке (федераль) юнәлешләр арасында Санкт-Петербург, Минераль Сулар, Новосибирск һәм Сочи кебек юнәлешләрне аерып күрсәтергә мөмкин. Мәскәүгә рейсларга ихтыяҗ зур.

Иң популяр халыкара рейслар булып Анталья, Истанбул, Дубай һәм Шарм-әл-Шәех тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International