«Идел буе» һәм «Идел» фирма поездлары яңа вагоннар белән тулыланды

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Горький тимер юлында Казан – Санкт-Петербург һәм Түбән Новгород – Санкт-Петербург маршрутлары буенча йөрүче 133/134 номерлы «Идел буе» һәм 59/60 номерлы «Идел» фирма поездлары составы 2024 елда яңа пассажир вагоннары белән тулыланды.

Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский билгеләп үткәнчә, магистральгә 38 вагон килгән, шуларның 18 – плацкарт, 14 – купе, 6 – аз хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен җайлаштырылган купелы.

Яңа вагоннар һава температурасын даими уңайлы тотучы климат-контроль системалары, шулай ук душ һәм экологик чиста санитар бүлмәләр белән җиһазландырылган. Һәр урын розеткалар, мобиль җайланмаларны зарядкалау өчен USB-разъемнар, яктырткычлар һәм брайль шрифты белән такталар белән җиһазландырылган.

Моннан тыш, вагоннарда чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар һәм пурифаерлар-суны чистарту, кайнату һәм суыту өчен махсус приборлар урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International