Яңа ел бәйрәмнәрендә Горький тимер юлында 1 млн нан артык пассажир ташылган

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа ел бәйрәм көннәрендә 2024 елның 27 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр Горький тимер юлы вокзалларыннан һәм станцияләреннән еракка йөрүче һәм шәһәр яны поездлары белән 1,1 млн пассажир җибәрелгән.

Шәһәр яны поездларыннан якынча 700 мең кеше файдаланган, бу алдагы кышкы сезонның шул ук чоры белән чагыштырганда 7% ка күбрәк. Ерак араларга йөрүдә 370 меңгә якын пассажир ташылган (+2,1%).

«Яңа ел бәйрәм көннәрендә пассажирлар йөртүгә ихтыяҗ аеруча югары. Бу чорда Горький магистралендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Казан һәм башка мегаполислар арасында иң кирәкле юнәлешләр буенча ерак араларга йөрүче поездларның 250 гә якын өстәмә рейслары билгеләнде», - дип билгеләде Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International