15 декабрьдән «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясенә хезмәт күрсәтү полигонында поездлар яңа расписание буенча барачак.
Хәрәкәт графигына төп үзгәрешләр Татарстан Республикасының Кама аръягы төбәгендә каралган.
Әйтик, Бөгелмә – Яр Чаллыга баручы 6767/6768 номерлы поезд Бөгелмә станциясеннән 17.08 сәгатьтә (4 сәгать 15 минутка соңрак) китәчәк. Чаллы станциясенә 21.38 сәгатьтә (4 сәгать 22 минутка соңрак) киләләр.
6771 нче номерлы Яр Чаллы-Якты Күл поезды 17.08 сәгатьтә (58 минутка иртәрәк) китәчәк. Соңгы станциягә 18.49 да (48 минутка иртәрәк) килеп җитә.
Шулай ук Казан – Арча Шәһәр яны поездының расписаниесе дә сизелерлек үзгәрәчәк. Казан станциясеннән поезд 13.50 сәгатьтә (36 минутка соңрак) китәчәк. Арча станциясенә 15.29 да (32 минутка соңрак) киләчәк.
1 минуттан 20 минутка кадәрге интервалдагы үзгәрешләр шулай ук шәһәр яны поездлары хәрәкәте графигында булган түбәндәге поездларга кагыла: Казан – Кизнер – Казан, Казан – Нократ Аланы, Казан – Бөреле, Казан – Сосновка, Казан – Арча – Казан, Казан – Шәмәрдән – Казан, Казан – Кукмара – Казан, Казан – Свияжск – Казан, Казан – Канаш – Казан, Казан – Паратск, Казан – Албаба, Волжск – Бөреле, Зөя – Коркачык, Казан – Аэропорт – Казан, Ижевск – Казан – Ижевск, Ижевск – Кизнер – Ижевск, Ижевск – Нократ Аланы – Ижевск, Ижевск – Яңавыл – Ижевск, Яңавыл – Сарапул – Яңавыл, Красноуфимск – Чернушка – Яңавыл, Красноуфимск – Дружинино – Красноуфимск, Ижевск – Түбән Кама – Ижевск, Яр Чаллы – Бөгелмә, Якты Күл – Яр Чаллы, Бөгелмә – Кандра – Бөгелмә.
2025 елның 1 гыйнварыннан көн саен 6436 нчы Казан – Кукмара, 6439 нчы Кукмара – Казан, 6404 нче Казан – Арча, 6407 нче Арча – Казан, 6574 нче Красноуфимск – Дружинино шәһәр яны поездлары, 2 гыйнвардан 6571 нче Дружинино – Красноуфимск поезды йөрешкә чыгарыла.
3 гыйнвардан җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казан – Йошкар-Ола – Казан өстәмә поездлары билгеләнә.
2025 елның 4 гыйнварыннан Яр Чаллы – Бөгелмә (12.34 – 17.12) һәм 6763/6764 номерлы шәһәр яны поездлары билгеләнә (07.12 – 11.46). Поездлар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк.
Киләчәктә шәһәр яны поездларының расписаниесе халыкта теге яисә бу маршрутларның кирәклеген һәм инфраструктураның техник мөмкинлекләрен исәпкә алып төзәтелергә мөмкин.
«Содружество» ППК сәфәрләрне алдан планлаштыруыгызны сорый. Барлык маршрутлар турында тулырак мәгълүматны алырга мөмкин:
- "РЖД пассажирларга" мобиль кушымтасында;
- https://sodruzhestvoppk.ru сайтында;
- 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе);
- кассалардагы мәгълүмат стендларында һәм тукталыш пунктларында.