Горький магистрале волонтер-тимер юлчылары балалар һәм яшүсмерләр өчен Казан социаль-тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Очрашу 2024 елның 5-19 декабрендә «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә уза торган «Синең куркынычсызлыгың юлы» акциясе кысаларында узды.
Балаларга уен формасында төп кагыйдәләр турында сөйләделәр: билгесез урыннарда юлны кичмәскә, светофор сигналларын үтәргә, рельслар янында уйнамаска, колакчыннарда юлны кичмәскә, якынлашып килүче поездлар фонында фотога төшмәскә, вагоннарга һәм контакт челтәренең терәкләренә менмәскә.
Моннан тыш, Горький тимер юлы хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Нәниләр өчен тимер юл уеннары белән интерактив, ә яшүсмерләр өчен мавыктыргыч квиз узды.
Тематик дәресләр сериясе магистраль янында урнашкан балалар мәгариф учреждениеләрендә уза. Очрашу кысаларында укучыларга тимер юллар эше һәм тимер юл инфраструктурасында үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләре турында сөйлиләр, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган белешмәләр тараталар.