Зәй районында Ефимов урамында хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелә

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

2024 елның 13 декабреннән 2025 елның 14 гыйнварына кадәр 08.00 сәгатьтән 09.00 сәгатькә кадәр ТР Зәй шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия автомобиль юлы - Ефимов урамы буенча транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Чикләү яңа ел бәйрәм чараларын уздыруга бәйле, 06.10.2003 № 131-ФЗ Федераль законы, 03.08.2009 № 43-ТРЗ Татарстан Республикасы законы һәм башкалар нигезендә кертелә.

Кирәкле юл билгеләрен куеп, әйләнеп йөрүне оештыру схемасы Россия эчке эшләр Министрлыгының Зәй районы бүлеге белән килештерелгән. Машина йөртүчеләрдән әлеге автомобиль юлы буенча үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International