Горький тимер юлы «РЖД» ААҖ челтәрендә уза торган «Синең куркынычсызлыгың юлы»акциясенә кушылды.
2024 елның 5-19 декабрендә тимер юлчылар үсеп килүче буынга транспортта үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен кабат искә төшерәчәк. Җирле администрацияләр ярдәме белән уку йортларында мәгълүмати-аңлату эшләре (сыйныф сәгатьләре, дәресләр, уцияләр, викториналар һәм иҗат конкурслары) үткәреләчәк һәм тимер юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен бозучы балигъ булмаганнарны ачыклау буенча профилактик рейдлар оештырылачак. Чаралар кысаларында укучыларга тимер юл инфраструктурасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган белешмәләр таратылачак.
Исегезгә төшерәбез, магистральдә травматизмны профилактикалау буенча даими рәвештә профилактик эш алып барыла. Горький тимер юлы өлкәннәрне балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга һәм тимер юл объектларында мөмкин кадәр уяу булырга чакыра.
Чараларның максаты - балаларда һәм яшүсмерләрдә тимер юл транспорты объектларында үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын формалаштыру, шулай ук гражданнарның инженерлык корылмаларында рөхсәтсез булуларын (руфинг) һәм хәрәкәт итүче составның тыштан узуын (зацепинг) кисәтү.