Бу көнне, 2003 елның 9 декабрендә, Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәдәге Сәяси конференциядә БМОның Коррупциягә каршы Конвенциясе имзалау өчен ачыла (БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2003 елның 31 октябрендә кабул ителә).
Документ буенча түбәндәге чаралар каралган:
- коррупцияне кисәтү;
- гаеплеләрне җәзалау;
- аңа каршы көрәштә халыкара хезмәттәшлек механизмнары.
Ул әгъза-дәүләтләрне коррупциягә каршы сәясәт алып барырга, тиешле законнарны хупларга һәм бу күренешкә каршы көрәш өчен махсус органнар гамәлгә куярга мәҗбүр итә.
Без искә төшерәбез, Министрлыкта коррупциягә каршы көрәш эшен оештыруны камилләштерү, гражданнар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү һәм Министрлык эшчәнлегендәге коррупция күренешләренә оператив җавап бирү максатларында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Ышаныч телефоны эше һәм дәүләт граждан хезмәткәрләренең коррупциячел һәм башка хокук бозулар кылу фактлары буенча гражданнар һәм оешмаларның язма мөрәҗәгатьләре өчен Ышаныч әрҗәсе эшләве оештырылган.