Горький тимер юлы вокзалларында 10 ай эчендә 23 меңгә якын аз хәрәкәтләнүче пассажир ярдәм алган

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Горький магистраленең вокзал комплекслары территориясендә 2024 елның гыйнвар-октябрендә 23 мең аз хәрәкәтләнүче пассажирга махсуслаштырылган ярдәм күрсәткәннәр, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7% ка күбрәк.

Агымдагы елның 10 аенда үзәккә иң күп мөрәҗәгатьләр Түбән Новгород (5,3 мең), Киров (4,2 мең), Казан (2,6 мең) һәм Ижевск (1,8 мең) тимер юл вокзаллары пассажирларыннан кергән.

Өстәп әйтик, 2024 елда «Россия тимер юллары» ААҖнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар өчен мобильлеккә ярдәм үзәгенең яңа көтү зоналары Түбән Новгород вокзал комплексында, Удмуртия Республикасында Можга транспорт-күчеп утыру узелында һәм Татарстан Республикасында Юдино-2 шәһәр яны вокзалында ачылды.

Үзәк хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны каршы ала, юл йөрү документларын рәсмиләштерергә булыша, вокзал комплексы территориясендә йөргәндә һәм поездга утырганда озата бара. Моннан тыш, кирәк булганда, пассажирга кресло-коляска яки яткан авырулар өчен каталка бирәләр, шулай ук багаж ташуда ярдәм итәләр. Бу хезмәтләрнең барысы да бушлай күрсәтелә.

«Россия тимер юллары» ААҖ мобильлеккә ярдәм итү үзәге тәүлек буе ял көннәресез эшли. Хезмәтләр турында мәгълүмат алырга, озатып йөрү һәм ярдәм күрсәтүгә заявка калдырырга, ерак арага йөрүче поездларда урыннарны «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында «аз хәрәкәтләнүче пассажирлар» бүлегендә яисә 8 (800) 775-00-00 телефоны буенча резервларга мөмкин. Заявканы сәфәргә өч тәүлек кала, әмма хезмәт күрсәтү вакытына кимендә 24 сәгать кала калдырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International