19-21 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә "Россия транспорты" XVIII Халыкара форумы һәм күргәзмәсе булды. Чара тармакның төп эшлекле вакыйгасы – Транспорт атналыгы кысаларында узды.
Күргәзмәдә һәм форумда чит ил делегацияләре булды. Дустанә илләрнең транспорт оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында берничә формат булды. Быел яңа форматта «БДБ плюс» «Транспорт хезмәттәшлеге: үзара бәйләнеш, тотрыклылык, нәтиҗәлелек» пленар дискуссиясе булды.
Тимер юл, су, автомобиль, һава транспорты буенча, шулай ук транспорт белемен үстерү һәм цифрлаштыру буенча тармак сессияләре үткәрелде. Сессияләрдә Татарстан Республикасыннан ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасарлары Артем Чукин һәм Айрат Садыйков катнашты.
«Россия транспорты» XVIII Халыкара форумы һәм күргәзмәсе кысаларында 31 формат оештырылды, анда 350дән артык спикер чыгыш ясады. Эшлекле программада барлыгы 4,5 мең кеше катнашты.
Экспозициянең мәйданы 3 900 кв. м тәшкил иткән, анда 122 экспонент тәкъдим ителгән. Форум кысаларында 51 килешү имзаланды. Исегезгә төшерәбез, «Казан Халыкара аэропорты» АҖ һәм «Северный Ветер» ҖЧҖ арасында килешүгә кул кую тантанасы булды.
Чараларны мәгълүмати яктыртуны 800дән артык массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле тәэмин итте. Эшлекле форматларны трансляцияләү язмалары «Россия транспорты» XVIII Халыкара форумы һәм күргәзмәсенең рәсми сайтында урнаштырылган.